Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләчедә яшәүче үзмәшгуль Айрат Вилданов: «Авылда бизнес ачар өчен авылны яратырга кирәк» - Интертат

Айрат Вилданов туган авылы Олы Саурышта үз эшен башлап җибәргән кеше. Ул нәселле сарыклар үрчетә. «Авылда бизнес ачып җибәрер өчен нишләргә кирәк?» дигән соравыма «Авылны яратырга кирәк. Иң мөһиме шул», – дип җавап бирде.

Айрат абый Теләче районы Олы Саурыш авылында туып-үскән, шушы авылда биш сыйныф белем ала. Аннары күрше авылдагы яңа салынган мәктәпкә биш чакрым йөреп укый. Югары белемне урман хуҗалыгы буенча алып, профессиясе буенча эшли. Бүгенге көндә пай җирләренә печән, икмәк чәчеп, мал асрап яшиләр. Хәзер инде кечкенә амбар төзеп куйган.

Амбарны, җир туңганчы дип, як-якларын казыштырып та куйган. Олы Саурыш авылы үзе таулы җирдә урнашкан. Шуңа күрә су керү ихтималы да зур икән. Амбар янында гына инде эшкәртелеп, сукалап, киләсе елга әзерләп куелган җир. Арпа уңышы быел күп булган. Үзе әйтмешли, әле ул бөтен авыл халкына да җитәчәк. Амбарны да зурайтырга уйлый икән.

Ул Татарстанда үзмәшгульлек программасы буенча эшләүче кешеләрнең берсе.

Без килгәндә ул һаман хуҗалыгын кайгыртып йөри иде. «Рәсмиләштереп бетерелмәгән җирләр бар иде, шуларны теркәп йөрим», – диде ул документлар төргәнен күтәргән килеш.

Айрат Вилданов шушы авыл мәчетендә имам да булып тора. Кендек каны шушы авыл белән бәйле кеше. Авыл җене кагылган кешеләр авылдан мәңге китми инде ул. Сыер, сарык арасында йөрүне алар бернәрсәгәдә алыштырмаячак.

- Айдар абый, үзмәшгульлекнең нәрсәсе әйбәт? Кыен яклары бармы?

- Кыенлыклары дип, эшләгәнчә эшлибез инде без. Авыл советы рәисе безгә үзмәшгульлеккә басарга киңәш итте. Район хакимиятендә икътисад бүлегендә эшләүче егетләр безне теркәде. Дөресен әйткәндә, әлегә үзем дә яхшылап аңлап бетермәдем. Кыенлыкларын да, уңайлыкларын да әйтә алмыйм әле.

- Авыл халкы барыбер сыер да, сарык та асрый. Аның өчен үзмәшгуль буларак теркәлеп тору кирәкме?

- Дөресен, дөрес түгелен белмим инде. Авылда инде без зур табышлар алмыйбыз. Табышыбыз чыгымнарыбызны каплап кына бара торгандыр. Ризыклык, киемлек, көндәлек тормыш өчен, яшәргә җитә безгә, Аллага Шөкер.

Минемчә, ул теркәлүләр кешеләр контрольда торсын өчен кирәк.

- Киләчәктә бу эшегезне киңәйтергә уйламыйсызмы?

- Ниятләр бар. Әйтик, киләчәктә, Алла Боерса, бер программада катнашырга уйлыйбыз. Инде техникалар да искерде. Трактор минем яшьти инде, 71 нче елгы. Нәрсә булып бетәр. Сарыкларны өйдәге абзарларда асрыйбыз. Ул программада җиңеп булса, аларның торакларын да яңартып булмас микән дип торам. Җирләребез бар, Аллага Шөкер. Печәнне дә җитәрлек әзерләдек, арпа ашатырга да, чәчүгә дә җитәрлек булды. Артып кала икән, авылдашларга да сатабыз. Амбарда калганы юк.

- Басуда да, амбарда да үзегез эшлисезме?

- Үзем генә түгел, дус малайлар ярдәме белән. Бергәләп эшлибез. Үзем генә башкарып чыга торган эш түгел.

- Авылда үз бизнесын ачарга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Иң беренчедән, авылны яратырга кирәк. Авылны яратмаган килеш, эшләп тә булмый. Монда инде зур акчалар өмет итеп эшләү дигән нәрсә юк. Үзебезгә шул рәхәт, күңелгә якын.

Авыл – безнең яшәеш. Шушында туганбыз, шушында яшибез, шушында безнең телебез, милләтебез, динебез саклана.

- Хәзер күпме милкегез бар?

- 20 гектар печән җирем бар. Тагын 22 гектар арпа чәчтек. Бүген документлар белән йөрдем дидем, тагын 40-50 гектар җир теркәдем. Бәрәннәре белән 100гә якын сарык бар. Башта авыл җирендә тота торган гади сарыклар тоттык, аннары «курдюк» нәселле тәкә алдык. Ул нәселле сарыкларның итләре дә тәмле була. Үгезләр дә тота идем, яңа партия алынмаган гына әлегә.

- Сарыклар сатыламы соң?

- Сарыклар күбесенчә Корбан бәйрәмендә сатыла. Хәзер дингә тартылучылар елдан ел артып бара, шуңа Корбанга сораучылар да күп. Аннары Гакыйкә корбаны итеп тә алалар. Иткә дә алалар. Сораучылар күп. Әле кайчак җитеп тә бетми. Булса, сораучы һәрчак була. Үстерергә генә кирәк, – диде ул.  

Дәвамы: https://intertat.tatar

 

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев