Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләчедә “Дулкын” бассейны ачылды

“Игелеген күрергә язсын”

8 август көнне республикабызның җиде районында - Апас, Югары Ослан, Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә, Питрәч, Тукай, Мамадыш һәм Теләче районнарында берьюлы җиде бассейн - спорт һәм сәламәтләндерү үзәкләре ачылды.

Басейннарның ачылу тантаналары моңа кадәр күрелмәгән форматта барды. ТР Президеты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта барган шундый ук бассейн ачылу тантанасыннан туры элемтәгә чыгып, теләчелеләрне шушы бәйрәм белән котлады. Бассейн ишекләрен ачарга хәер-фатихасын бирде. Аның исеменнән бүләк сертификатны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин тапшырды.

Райондашларыбызның шатлыгын уртаклашырга Мәскәү кунагы, “Спорт резервы әзерләү буенча федераль үзәк” җитәкчесе Елена Сандакова, ТР Спорт министрлыгының программалар үсеше һәм аларны томышка ашыру буенча бүлек җитәкче Олег Кравцов, җаваплылыгы чикләнгән Фортекс” төзелеш ширкәте генераль директоры урынбасары Рашат Хәсәнов та кайткан иде. Алар да изге теләкләрен җиткерде. Соңгысы бинаның символик ачкычын Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гыйниятуллинга тапшырды.

Искиткеч матур дизайн, күп төрле уңайлдыклар белән (мөмкинлеге чиклеләр дә онытылмаган) төзелгән бассейн инде бүгеннән беренче клинетларын кабул итте.

Фәнил Нигъмәтҗанов

   Автор фотосы.

 

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев