Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләче сәнәгать мәйданчыгында 200 дән артык яңа эш урыны булдырылган

"Полигран" ширкәте Теләче сәнәгать паркында эшләп килүче иң тотрыклы резидентларның берсе булып санала.

2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа старт алды. Ул республиканың һәр районында мәйданчыклар төзү, ивестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күздә тотты. Мондый мөмкинлектән, беренчеләрдән булып, Теләче районы файдаланды. Бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгында дистәгә якын резидент уңышлы эшләп килә. 200 дән артык яңа эш урыны булдырылган диелә район хәбәрендә.

- Бу авыл хуҗалыгы районында барлыкка килгән иң беренче җитештерү паркы. Бүген биләмә барлык инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителгән. Әзер инфраструктурадан тыш, биредә резидентларга, бизнес алып бару өчен, тагын да отышлырак шартлар тәкъдим итәләр. Эшләр өчен уңай шартлар тудырылган. Инженерлык коммуникацияләренә тоташу бушлай. Резидентлар җиде елга җир салымыннан һәм аренда түләвеннән азат ителә Электр энергиясе дә ташламалы тариф буенча бирелә, - ди 2014 елда биредә җаваплылыгы чикләнгән "Полигран" ширкәтен ачып җибәргән шәхси эшмәкәр Раушан Хафизов.

"Полгран"да кулланышта булган полиэтелен пленкаларны юып-чистартып, эшкәртеп, аларга икенчел тормыш бирәләр. Икенчел чималдан чиләк, ләгән, автомобиль вамперлары җитештерәләр. Бу беренчедән, акчаны янга калдырырга мөмкмнлек бирсә, көкүреш калдыкларын юкка чыгару экологик яктан да файдалы. Әлеге технологияне эшкә җигү отышлы, байтак кына суммадагы акчаны янга калдыра. Хәзер энергия ресурсларын сакчыл файдалану турында алга карап эш иткән һәр җитәкче кайгырта.
Шәхси эшмәкәр Раушан Хафизов җитәкли торган "Полигран" ширкәте Теләче сәнәгать паркында эшләп килүче иң тотрыклы резидентларның берсе булып санала. Эшчеләр арасында да ширкәт ачылганнан бирле эшләүчеләр бар һәм алар күпчелекне тәшкил итәләр.

- Югары җитештерүчәнлеккә дә нәкъ менә шулар аркасында ирешелә инде. Заводта 14 кеше хезмәт куя. Эш өч сменада оештырлган, бер сменада 4 кеше эшли. Ике көн, ике төн эшләп, ике тәүлек ял итәләр. Җәйге сезонда, эш кызу вакытта, югары сыйныф укучыларын да эшкә алабыз. Бездә эшнең иң кызган чагы апрель - сентябрь айларына туры килә. Кыш көне беркадәр складка да эшлибез. Складта җыелган продукция җәй җитү, бакчаларда, шәхси хуҗалыкларда эш башлану белән сатылып бетә. Эшнең сыйфатына, күләменә һәм станокларны рациональ файдалануга смена башлыклары җаваплы, - дип таныштырды мине заводтагы эшнең барышы белән Раушан Хафизов.
Раушан әфәнде теләчелеләр өчен чит кеше түгел. Тумышы белән Саба районының Иске Мичән авылыннан булган, бүген гаиләсе белән Сабада яшәүче Раушан әфәнде моннан дистә еллар элек районыбызның Шармыш урта мәктәбендә укытучы, директор, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе булып эшләп киткән иде.

- Алга таба да мәгариф өлкәсендә эшләп калып булыр иде. Әмма мин башка юлны сайладым, эшмәкәрлеккә алындым, үземне башка юнәлештә сынап карыйсым килде. Әүвәл Казанда шундый ук төрдәге заводта эшче буларак хезмәт куйдым, тәҗрибә тупладым. Аннары, Сабага кайтып, кулланышта булган полиэтилен пленкаларны юып-чистартып икенче чимал ясый торган, кечерәк масштабтагы шәхси предприятие ачтым. Соңрак, Теләчедә сәнәгать мәйданчыгы ачылгач, зуррак мөмкинлекләр эзләп бирегә килдем. Хәзер хезмәт коллективыбыз да, җиештерү күләмебез дә зуррак, - искә алды бизнестагы тәүге адымнарын Раушан әфәнде.

Заводта җитештерелгән продукция Алабуга шәһәренең "Елпласт" ширкәте, Киров шәһәренең ясалма күн заводы, "Полимерлист" ширкәте, Тольяттиның "ВПК" ширкәте, Казан шәһәренең "Полимер групп+ " ширкәте тарафыннан бик теләп сатып алына икән. Әзер продукцияне алар үзләре килеп алып китәләр ди. Болары иң эре сатып алучылар. Моннан тыш, "Полигран" ширкәте җитештерү күләме артык зур булмаган кече предприятиеләр белән дә хезмәттәшлек итә. Ә чималны, кулланышта булган пленкаларны, алар,чүптән аерып җыючы ширкәтләрдән, шәхси затлардан сатып алалар. Кулланышта булган полиэтилен пленканы алар республикадан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә сатып алалар. Шунысы кызык, чималны безнекеләр 18 сумнан 25 сумга кадәр бәягә тәкъдим иткәндә, Чувашия Республикасыннан килүчеләр, логистиканы да исәпкә алмыйча, 12 сумнан сата. Яңа урында, яңа завод оештырып, эшләтеп җибәргәндә, завод дирекциясе ТР Икътисад министрлыгының ярдәмен сизелерлек тоя. Станоклар сатып алганда 50% ташлама ясала, диелгән район басмасында.

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев