Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләче районының Җәнәй авылында Авыл җыенында халык күп булды

Иң башта балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылса, аннан соң өлкәннәр төрле ярышларда үзләрен сынады.

(Теләче, 17 июль,“Татар-информ, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Җәй башында була торган сабантуйлар төгәлләнгәч, Теләче районы халкы июль уртасында Җәнәй авылында үткәрелүче авыл җыенын көтә башлый. Әйе, беренчесе гап-гади авылдашлар, туганнар очрашуы булып уздырылган бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләрнең саны елдан-ел арта. Быел да биредә халык күп җыелган иде, диелә район басмасында.

Әлеге бәйрәмдә, гадәттәгечә, иң башта балалар рәхәтләнеп күңел ача. Шуңа да аларны төштән соң ук җыеп, күңелле уеннар оештырыла, катнашучыларның һәркайсына диярлек бүләкләр өләшенә. Алардан соң мәйдан эчендә олылар өчен тормыш “кайный” башлый. Бәйрәмне быел да танылган тамадалар Гөлүс Хәбибрахманов белән Илмир Ямалов алып барды. Капчык киеп йөгерү, ераклыкка гер ату, аркан тарту, капчык сугышы, судагы авыш колгага менү, тачкага утыртып йөртү, тауга менү, машина тарту кебек ярышлар яшь башкаручыларның матур җырлары белән үрелеп барды. Күктә кара болытлар йөзеп, яңгыр явып үтсә дә, бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләр таралмады. Киресенчә, көн кичкә авышканда мәйдан тирәли җыелган халыкның исәбе-хисабы юк иде. Ут сүнеп торган арада да алып баручылар югалып калмады. Илмир Ямалов үзенең баяны белән халыкны җырлатып күңел ачтырды. Ә мәйданнан читтә яшьләр өчен дискәтүк оештырылды, диелгән район газетасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев