Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләче районында Миннегали Сафин призына унбишенче тапкыр көрәш ярышы узды

2018 елның 31 октябрендэ Баландыш төп мәктәбендә балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган район беренчелеге үткәрде.

Ярышта барлыгы 87 дән артык яшь көрәшче катнашты.Командалар беренчелеге түбәндәгечә хәл ителде:
1 урында – Теләче
2 урында – Баландыш
3 урында – Олы Мәтәскә
4 урында-  Югары Кибәхуҗа
5 урында- Олы Нырсы
6 урында- Иске Җөри
7 урында- Олы Мишә
8 урында – Шәтке мәктәбе командалары.
Җиңүче командага Кубок, призерларга медаль, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Әлеге ярышларны уздыруда зур булышлык күрсәткән өчен Баландыш төп мәктәбе коллективы һәм Мөхәмәтшин Самат  Шәмсевәлигә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Фото: http://tulachi.ru

http://tulachi.ru

Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев