Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әтәч кычкырган өчен күршесен судка биргән

Ике күрше арасында әтәч тавышы аркасында бәхәс килеп чыккан. Әтәч сәгать иртәнге 5тә кычкыра башлаган өчен аның хуҗабикәсен судка биргәннәр. Аның тавышы йокларга бирми икән.

Суд өч ай барган. Башка күршеләр дә әтәчнең кычкыруы иртә башлана дип судка килгәннәр.
 
Июль аенда узган суд тыңлауларында кош хуҗасының адвокатлары шикаятьнең көлкеле булуын раслаган, чөнки әтәчнең тавышы - авыл тормышының бер өлеше.
 
Суд әтәчкә нинди вакытта булса тавыш чыгарырга ярый дигән карар чыгарган. Әмма бу хәл моның белән генә бетмәгән. Хәзер әтәч хуҗабикәсе күршесен судка биргән. Хатын-кыз аңа күршесе мораль зыян китерде дип белдерә һәм 100 мең акча сорый.
 
Арытаба бу эш нәрсә белән тәмамланыр әлегә билгеле түгел, дип яза Кызыл таң.

 

 

Реклама

 Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Могыжиза.