Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Түбән Шәмәрдәннән Камил Хәмзин бәрәңге алмасы орлыгыннан яңа сорт бәрәңгеләр үстерә

“Моның өчен алмалы бәрәңге сабагын октябрь аена кадәр корый башлаганчы тотарга кирәк”, - ди Камил Хәмзин

 

Үткән 2017 елның җәе яңгырлы, салкын булды. Бәрәңге һәм җылы яратучы яшелчәләргә бу начар тәэсир итте. Мин үзебезнең тирә-яктагы авыл бакчаларын күзәтеп йөрдем. Күпләрнең бәрәңгеләре чәчәк атуга, июль ае башыннан ук саргая башлады. Кайбер сорт бәрәңгеләр чәчәк атарга да өлгермәде. Нәтиҗәдә фитофтороздан, салкын һава торышыннан үлделәр, бик начар уңыш бирделәр.

Мин 1996 елны 46 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыктым. Шуннан бирле, үзебезгә дип, бәрәңге алмасы орлыгыннан әйбәт уңыш бирә торган һәм бик тәмле бәрәңгеләр үстерү белән шөгыльләнә башладым.

Моның өчен алмалы бәрәңге сабагын октябрь аена кадәр корый башлаганчы тотарга кирәк. Алар, бәрәңге алмалары, сары төскә керә һәм йомшара. Алмалар бик өлгермәгән булса, аларны җыйгач, тәрәзә төбенә куеп, кояш астына ноябрь аена хәтле саклыйсы. Алма сары төскә кергәч, сулана, орлыклары кабык аркылы күренеп торучанга әйләнә. Шул вакытта ачып, кәгазь битендә киптерәсе, юасы түгел. Язга тикле саклыйсы.

Яз җиткәч, тирәнлеге 15 сантиметрлы агач тартмалар кирәк була. Шул тартмага 4-5 ел торган черемәле туфракка 150 грамм (бер чиләк исәбеннән) утын көлен салып болгатырга, аны тартмага 4 сантиметр тулып җитмәслек итеп салырга. Күп итеп су сибәргә, алма орлыкларын 8х8 сантиметр куелыкта тезеп чыгарга. Орлыкларны 0,5 сантиметр калынлыкта туфрак белән капларга. Яңадан су сибәсе түгел. Өстен пыяла белән капларга һәм тишелгәнен көтәргә. Пыяла туфрактагы дымны саклый. Тартмаларны яктылык күп төшкән урынга куясы.

Бәрәңге үсентеләре яктылыкны бик яраталар. Шытымнарның беренче яфраклары клевер-люцернаныкы кебек була. Тишелеп, 3 яфрак чыгаргач, ипләп кенә су сибәсе. Сабагы 8 сантиметр тирәсе булгач, араларына туфрак салырга кирәк. Чөнки сабаклары бик нечкә булу сәбәпле, егылып, тиз сынарга мөмкин. Ә туфрак өстәү аларны саклый.

Үсентеләрне 40-45 көннән соң урамга чыгарып, бакчага утыртасы. Буразна белән буразна арасы - 60 сантиметр, төп белән төп арасы 30 сантиметр калдырып, тамырларын сузып (бөкләп салырга ярамый) утыртырга кирәк. Болытлы көнне утыртсаң, яхшырак.

Орлыкларны тартмаларга язгы кырауларны исәпләп утыртасы. Кайбер елларны май ахырларында ук кыраулар булды. Үсентеләрне 20 сантиметрлы киңлектәге тактаны, баш-башларын кирпеч белән күтәртеп каплагыч ясап саклап калдым.

Алма орлыгыннан үстергән төп сабак беренче елны бер генә була. Ләкин яфрак төпләреннән бик күп ботаклар үсә. Чәчәк ата. Бер төбендә 8-20 хәтле бәрәңгесе (бүлбесе) була. Беренче елны ук 200-250 граммлы бүлбеләр үскән чаклар булды.

Бәрәңге алмасы орлыгыннан үстерсәң, гаҗәеп төрле бәрәңгеләр барлыкка килә: ап-ак, көрән кабыклы, төрле төстәге кызыллары. Мин беренче мәртәбә Төмән өлкәсенең кызыл бәрәңге орлыгын утырткан идем. Шуннан 4 төрле - ак, сары, 5 төрле кызыл кабыклы иртә, уртача өлгерә торган сорт бәрәңгеләр алдым. Шулай ук безнең төбәккә яраклашмаган, озак өлгерә торган сортлар да очраштыргалады.

Хәзерге вакытта бәрәңге алмасы орлыкларын яшелчә орлыклары сатучылардан да алырга мөмкин. Алыгыз, үстерегез. Көчле сабаклы, яфраклы бәрәңге үсентеләре төрле-төрле бәрәңге кортларына бирешмиләр, фитофтороз чирен җиңәләр һәм мул уңыш бирәләр.

 

Бәрәңге корткычлары турында

Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда бәрәңгене бик аз утырталар. Бакчаларына мал асрау өчен төрле үләннәр чәчәләр. Шушы печән җирләре читендә бәрәңге утыртсаң, яхшы сыйфатлы бәрәңге алып булмый. Печән үскән җирдә 1 сантиметр озынлыктагы низаматоз, 6-7 сантиметр озынлыктагы проволочник кебек кортлар бик күп үрчи. Һәм алар бәрәңге җиренә күчәләр. Низаматоз бәрәңге сабагы белән тамыр тоташкан урыннан ашый. Сабак селкенеп, яфраклар бөрешеп утыра, бүлбеләр үсми. Ә проволочник бәрәңгене тишкәләп ашый. Бу кортлар ат тиресендә бик күп үрчиләр. Бакчага тирес керткәндә, аларны хлорлы су ясап сиптереп эшкәртергә кирәк. Бу корткычлардан котылу өчен, бакчага известь кертү дә файдалы. Шуны да әйтергә кирәк: известьле бакчада үскән бәрәңге бик тәмле була.

Бәрәңге яфрагын ашаучы колорадо коңгызын үтерү өчен ясалган химикатлар сату киштәләрендә бик күп. Мондый агу кулланасың килмәсә, горчица сабагы, аш серкәсе (уксус), канлы үлән төнәтмәсе кушылмаларын кулланырга була. Мондый төнәтмәләрне җиләк-җимеш агачларына сипсәң дә ярый. Төрле корткычлардан саклый. Әйтик, июнь аеның 20ләре тирәсендә төрле бөҗәкләр алма, груша, слива һәм башка агачларга йомырка салалар. Шул йомыркалардан чыккан личинкалар үсеп килүче җимешнең согын суырып эчәләр. Эчкәрәк тә үтеп керәләр. Шул сәбәпле җимешләр өлгерә алмый, җиргә коелалар.

Хөрмәтле табигатьне яратучылар, биологияне һәм дә агротехниканы белүчеләр, вакытыгызны юк-бар белән үткәрмәгез! Бәрәңге алмасы орлыгыннан яңа күптөрле бәрәңгеләр үстерик. Хезмәтегездән канәгатьлек, ләззәт, ихтыяр көче алырсыз, сәламәт яшәрсез. Җәмгыятькә, кешеләргә файда китерик!

Камил ХӘМЗИН, хезмәт ветераны, Түбән Шәмәрдән

Фото: tatar-inform

 

http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев