Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Түбән Каманың 29 нчы мәктәп укучылары Россия – Мексика матчын карыйлар

Алар ишегалды спорт төрләренең илкүләм "Балалар спорты"фестивалендә футбол буенча көмеш призерлар булган.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Түбән Каманың 29 нчы мәктәп укучылары Конфедерацияләр Кубогының Россия - Мексика матчына билетлар белән бүләкләнде. Ярыш берничә сәгатьтән "Казан Арена" стадионында башланачак. Укучылар ишегалды спорт төрләренең илкүләм "Балалар спорты"фестивалендә футбол буенча көмеш призерлар булган.

Бу хакта бүген медиа үзәктә оештырылган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры, 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионатындагы илчесе Ольга Павлова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Конфедерацияләр Кубогы 17 июньдә старт алды. Беренче матч Санкт-Петербургта Россия һәм Яңа Зеландия җыелма командаларының матчы белән башланды. Шулай ук турнир ярышлары Мәскәүдә, Казанда һәм Сочида үтә. 18 июньдә ТР башкаласында Португалия һәм Мексика җыелма командалары уйнады, ә 22 июнь көнне Kazan-Arena стадионында Германия һәм Чили уенчылары очрашты. Бүген биредә Россия һәм Мексика командалары матчы узачак. Казан барлыгы дүрт уен кабул итәчәк: соңгы матч 28 июньдә узачак - Татарстан башкаласы Конфедерацияләр Кубогының ярымфиналын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев