Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Түбән Камада күп балалы гаилә, машина оттым дип алданып, акчасыз калган

Түбән Камада күпбалалы гаилә аферистлар корбаны булган.

Зыян күрүче ханымга «Росс терминал» компаниясеннән «Viber» мессенджерына смс хәбәр килә. Хәбәрдә ханымның машина отканлыгы турында язылган була. Үз бәхетенә ышанмыйча, ханым шатлыгын ире белән уртаклаша, - дип яза НТР 24 телеканалы сайты.

Шуннан соң ир, төгәл мәгълүмат алырга теләп, хатта күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Телефонны хатын-кыз ала һәм үзләренең сайтларында телефон номерын, исем-фамилияне язып, "җибәрергә" дигән төймәгә басарга куша. Ир-ат барлык шартларны үти, аннан соң хатынының телефонына "Сезнең 2 категориядәге отыш расланды" дигән смс хәбәр килә.

Гаилә каракларның барлык күрсәтмәләрен үти. Нәтиҗәдә, гаилә башлыгы 40 мең сум акчасыннан колак кага, дип хәбәр итә Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе.

Әлеге факт буенча "Караклык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев