Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ә түбәбез күршеләр бакчасына очты...”

Көчле давыл һәм бозлы яңгыр кичә кич Яңавыл һәм Тәтешле районнары авылларына шактый зыян китергән.

Гарасат Яңавыл районының Тау авылында 8 йорт һәм 16 хуҗалыкка зыян салган. Башка торак пунктлар датабигать шаукымыннан котылып кала алмаган. Югары һәм Түбән Чат авылларында шулай ук каза күрүчеләр күп, авылларда электр уты өзелеп торган.

Җирле халык давыл нәтиҗәләрен барлагач, кемнең түбәсе очып китүен, кемнең коймасы җимерелгән, кайдадыр тәрәзәләр ватылуын, хәтта чагыштырмача яңа төзелгән кирпеч йортның таш фронтонын да җимерелүен сөйләп күрсәткәннәр. 
 
Яңавыл районы хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр комитетының оператив киңәшмәсе узган. Эш төркемнәре, оператив хезмәтләр каза күргән урыннарны тикшерә, күрелгән зыян суммасын билгели. 
 
Аллаһка шөкер, барысы да исән-сау. 
 
Тәтешле районының Шулган авылында исә шактый эре боз-борчак яуган. Давыл дистәләрчә еллар үскән ныклы агачларны тамыры белән йолкып аткан,  мәктәп түбәсен каерып төшергән. Басуга якын яшәгән ихаталарга кырдан сыя төшеп, бакчадагы бәрәңге-помидорларны “йөздергән” генә. Шулай шул. Табигать шулкадәр көчле ки, таш пулатларны да “һә” дигәнче җимерә, дистә еллар ныклап тамыр җәйгән агачларны да җиңел генә тамыры белән йолкып ата... Иң мөһиме -  кеше гомерләре өзелмәсен. Калганын ничек тә күтәрербез һәм җиңәрбез.
 
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Фото: "Янаульские зори", Айгөл Хәсәнова.
 

---
Өмет

“Ә түбәбез күршеләр бакчасына очты...” Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25918
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев