Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Тавык ите белән лагман"

Рецепт.

 

Ингредиентлар:

тавык ите
бәрәңге 2-3 шт
татлы борыч 1 шт
помидор 1 зур яки 2 кечкенә
суган 2
кишер 2
сарымсак 2 тырнак
томат пастасы 1 аш кашыгы
тоз, тәмләткечләр

Токмач өчен:
1йомырка
1 аш кашыгы су
тәменчә тоз
100 грамм он

Тавык итен уртача итеп, яшелчәларне бик зур итмичә шакмаклап турыйбыз. Итне кыздырабыз, бераз кызгач, суган салабыз һәм тагын минут 3-5 кыздырабыз, калган яшелчәларне, томат пастасын салып тагын 5 минут кыздырабыз. Аннары тоз, тәмләткечләр, 2 литр су салып, уртача утта 1 сәгать тирәсе пешерәбез. Мин үзем бүген мультиваркада пешердем, 1,5 сәгать "Тушение"режимында.
Тавык белән яшелчәләр пешкән арада токмач әзерлибез. Йомыркага тоз, 1 аш кашыгы су салып болгатабыз, токмач камыры басабыз, юкка итеп җәябез ( 2-3 мм калынлыкта). Җәйгәннән соң 10 минутка кипшерергә калдырабыз.
Әзрәк кипшергәч җәемне тигез ике өлешкә бүләбез. Видеода күрсәтелгәнчә төреп, 4-5 мм киңлектә токмач кисәбез. Токмачны тозлы суда 3-4 минут пешерәбез, сөзәбез, әз генә сыек май салып болгатабыз ( ябышмасын өчен).
Тәлинкәгә башта токмачны, аның өстенә итле, яшелчәле шулпа салабыз. Табынга каймак һәм яшел тәмләткечләр белән бирәбез. ?Р.S.?чын лагманның токмачы башкачарак әзерләнә, монысы безнеңчә - татарча була инде?? ?Р.Р.S. 1 йомыркага томач 3-4 кешегә әзерләнә, күбрәк кешегә әзерләсәгез 2 йомыркага басыгыз. ?P.P.P.S. Лагманны плитәдә пешерсәгез, бәрәңгене пешеп чыгарга 10 минут кала салыгыз, мультиваркада пешергәндә башка яшелчәләр белән бергә салына. ?P.P.P.P.S. Лагман өчен тәмләткечләрне җимеш-чикләвекләр сата торган җирдән алам, анда сатыла торганнары??? Озын булды?Кемнәр укып бетергэн Молодцы!

 

Реклама

Фото: инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев