Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тавык башыннан - ике сум. Кайбер районнарда йорт кошлары асраган өчен салым җыя башлаганнар

Татарстанның Азнакай районы авыл җирлекләре башлыклары тавык асраучылардан тавык башыннан 2 сум акча җыя башлаганнар.

Бу хакта безгә Урсай авылы советы депутаты, безнең даими авторыбыз Хәким Гыйләҗев хәбәр итте, дип яза "Кызыл таң".
 
- Түләү күләме тавыкның бер ай дәвамында эчкән суы микъдарыннан исәпләп чыгарылган икән. Әлеге «прогрессив» алымны кулланышка кертү турындагы җыелышта Тымытык авыл җирлеге башлыгы күрше Урсай авылының бу өлкәдәге «уңай тәҗрибәсе»нә таянып сөйләде.
 
- Халык бу чыгышны уен-көлке дип кабул итте, - ди ярты гасырга якын гомерен балаларга немец телен укытуга багышлаган хезмәт ветераны Клара Мостаева. - Урсай авылында минем күрше-тирәдә тавык асраучы булмагач, яңалыктан артта калганмын икән.
 
Авыл Ветераннар советы рәисе, шулай ук ярты гасырга якын балаларга урыс теленнән белем биргән тавык асраучы Рузилә Зарипова да тавык матавыгыннан хәбәрдар булып чыкты.
 
Авылларда өй саен кош-корт саны исәбен алуга мәдәният хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Тымытык авыл җирлегенә караган Әгер авылында яшәүче хәрби хезмәт ветераны Фәрис Җамалетдинов: “11 тавыгыбыз бар, берәрсен суярга уйласак, аны авыл советына хәбәр итәсе була инде.
 
Тавыкларның баш саны кимүне документлаштыруны гына катлауландыра күрмәсәләр ярый. Суйган тавыгыңны Әгердән Тымытыкка алып барып, авыл советына да күрсәтеп йөрисе булса, эшләр харап, тавык асраудан да мәхрүм булабыз икән", - ди.
 
 
 
  •  
  •  
  •  

 

Реклама

Фото: https://www.pravda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев