Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тату гаилә - җәмгыятьнең нигезе

Халыкара Гаилә көне 1993нче елдан башлап 15нче майда билгеләп үтелә. Гаилә – дәүләтнең нигезе, гаиләләр никадәр нык һәм тату булса, дәүләт тә шундый ук була. Гаиләдә кешенең тормышка карашы, балаларның киләчәге формалаша. Шуңа да гаилә төзү - һәрберебезнең изге бурычы.

 Байлар Сабасында яшәүче Илшат һәм Гөлчәчәк Хуҗиннар гаиләсенә 2006нчы елда нигез салына. Бер-береңә хөрмәт, игътибар, яарту һәм наз белән сугарылган гаиләдә генә гармониягә ирешеп буладыр ул. Алар гаиләсе нәкъ менә шундыйлардан. Гаилә башлыгы Илшат Тәлгатович Сабаның сәнәгать мәйданчыгын җитәкли, тормыш иптәше Гөлчәчәк Халитовна Саба муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе. Гаиләдә 3 баһадир – 3 малай үсеп килә. Олы уллары Илзат – Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә 4нче сыйныфта укый, Инсаф белән Илдан – “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнәләр.

    Гаилә район һәм республика күләмендә үткәрелүче спорт һәм сәнгать чараларында актив катнашып, призлы урыннар яулый. Илзат – “Асылташ” бию коллективы составында бик теләп шөгыльләнә, быел үткәрелгән “Йолдызлык” республика телевизион эстрада фестивалендә 1нче урынны яуладылар. Гөлчәчәк Халитовна спорт белән бик дус, муниципаль хезмәткәрләрнең өстәл теннисы буенча җыелма командасы әгъзасы. Ул шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең кызлар  волейбол командасын җитәкли.

 

       Кыскасы, Хуҗиннар эш сөючән, хезмәт белән ялны бергә алып баручы тырыш гаилә. Аларга алга таба да гаилә нигезләре нык булуын, гел бәхет кояшы астында, тигезлектә яшәүләрен телибез.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев