Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"ТАТМЕДИА"да балалар өчен мультимедиа лаборатория булдырылачак

Максатыбыз - балалар өчен милли-мәдәни дөнья барлыкка китерү, диде "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә балалар матбугаты чараларын үзгәртү нияте турында әйтте. Әлеге эшнең беренче адымы — «Салават күпере» журналының яңа концепциясен булдыру. Бу максаттан идеяләр бәйгесе игълан ителде.

«Хәзерге вакытта балалар матбугаты кәгазь журналлар белән генә туктап калмаска тиеш. Максатыбыз балалар өчен милли-мәдәни дөнья барлыкка китерү», — диде Садыйков. Бу нисбәттән «ТАТМЕДИА» бинасында балалар өчен мультимедиа лаборатория булдырылачак, ул үз эченә кәгазь журнал әзерләү, ютуб-каналлар өчен видеоконтент булдыру, блоглар ясау, смартфоннар өчен әсбаплар әзерләү һәм башка юнәлешләрне алачак.

Яңа концепция нигезендә, «ТАТМЕДИА», Татарстан китап нәшрияты һәм «Шаян ТВ» телеканалы өчен яңа уртак геройлар булдыру күздә тотыла.

 

Реклама

Шамил Садыйков иҗатчыларны идеяләр бәйгесендә катнашырга чакырды. Әлеге конкурста рәссамнар гына түгел, язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, башка иҗат әһелләре дә катнаша ала, диде ул.

Бәйге 2020 елның 2 мартында башланып, 2020 елның 28 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе «Салават күпере» журналы сайтында урын алган. Бәйгегә жюри әгъзалары итеп балалар, шул исәптән җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә һәм Арслан Сибгатуллин чакырылган.

  • «Салават күпере» 1990 елның 1 мартында нәшер ителә башлаган, Татарстан Республикасындагы беренче төсле журнал. Быел журнал нәшер ителүенә 30 ел булачак. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте балалар өчен, "Салават күпере" журналыннан тыш, "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" һәм "Ялкын" басмалары нәшер итә.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев