Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Татмедиа» телеграм-каналына язылучылар саны 10 мең булды

Узган өч атнада «Татмедиа» телеграм-каналы ике тапкыр Татарстанда иң күп укыла торган канал дип табылды.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). «Татмедиа» телеграм-каналына язылучылар саны 10 мең кеше булды, әлеге канал Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында популяр булып кала. Каналда көн саен бөтен республика халкына кагылышлы кырыкка якын хәбәр чыга.

«Моны „Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгы һәм „ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең республика районнарындагы барлык редакцияләренең яңалыкларыннан башка эшләү мөмкин булмавы аермачык. Без республикада иң оператив булырга тырышабыз, бигрәк тә халыкка коронавирус вазгыяте турында мәгълүмат бирү буенча — моның белән кызыксыналар һәм каналга яңа язылучылар өстәлә», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең массакүләм мәгълүмат чаралары департаменты җитәкчесе Арсений Соколов.

Реклама

Узган өч атнада «Татмедиа» телеграм-каналы ике тапкыр Татарстанда иң күзәтелә торган канал булды. Иң күп карала торган постлар 20 меңгә кадәр карау җыя.

«Татмедиа» телеграм-каналы 2019 елның августында ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев