Реклама
Роберт Мусинның бурычын банк кредиторлары таләпләре исемлегенә кертергә планлаштыралар.
"Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте банк идарәсенең элеккеге рәисе Роберт Мусинның 201,4 млн сум күләмендәге бурычын кредиторлар таләпләре исемлегенә кертергә ниятли. Бу хактагы таләп Татарстан Арбитраж судына җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия хокукый һәм суд мәгълүматы агентлыгы.
Банк гаризасы 23 апрельдә каралачак.
Татарстан Арбитраж суды 2 февральдә Татфондбанк гаризасы буенча мошенниклыкта гаепләнгән Мусинның бурычларын реструктуризацияләү процедурасын кертте. Кертемнәрен иминиятләштерү агентлыгының банкирга дәгъвасы 16,7 млн сум тәшкил итә.
Элеккеге банкирга карата җинаять эшләре буенча китерелгән зыян 50 млрд сум күләмендә бәяләнә.
Февральдә Татарстан Югары суды Мусинга карата мошенниклык турындагы эш буенча өй арестын 16 майга кадәр озайтты.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз