Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Татфондбанк» җитәкчелеге 100 миллиард сумнан артык акча үзләштергән булырга мөмкин

Җинаять эшендә катнашучыларның арест салынган гомуми милкенең күләме 400 миллион сумга җитә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). «Татфондбанк» җитәкчелеге 100 миллиард сумнан артык акча үзләштергән булырга мөмкин. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Циома «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Россия Банкы", «Татфондбанк», «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» дәүләт корпорациясе һәм башка кредит учреждениеләреннән 22 җинаятьчел эшчәнлек эпизоды буенча 50,5 миллиард сумнан артык акча урлауга кагылышлы җинаять эшләре кузгатылды. Россия Банкының «Интехбанк» һәм «Татагропромбанк» эшчәнлеге буенча өстәмә материалларны исәпкә алып, зыянның күләме тагын 50 миллиард сумга артырга, хәтта аннан да узып китәргә мөмкин», - дип искәртте Владимир Циома.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары сүзләренчә, җинаять эшендә катнашучыларның арест салынган гомуми милкенең күләме - 400 миллион, юридик затларныкы 4,6 миллиард сумга җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев