Саба ТВ

Татфондбанк эше буенча «Сувар Девелопмент»ның ике топ-менеджеры тоткарланды

Казанда Татфондбанк эше буенча «Сувар Девелопмент» компаниясе генераль директоры Андрей Мочалов һәм аның урынбасары, финанс директоры Денис Семенов тоткарланды.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органы чыганагы җиткергән.

Тикшерүчеләр аларны кулга алу буенча судка үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Якын арада Совет районы суды аларга карата чикләү чараларын сайлаячак.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: