Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның тагын бер банкы банкротлыкка чыккан

Шул рәвешле Татарстан Арбитраж суды Үзәк Банкның дәгъвасын канәгатьләндергән.

Исегезгә төшерәбез, 5 апрельдә Россия Банкы Татагропромбанкның капиталын югалту һәм җинаять юлы белән алган керемнәрне законлаштыруга каршы эшчәнлек өлкәсендә канун бозган өчен лицензиясен алган иде. 11 апрельдә Иминият кертемнәре агентлыгы Татарстанның «Ак Барс» банкын банк-агент итеп билгеләде. Аның Татагропромбанк кертемчеләренә акчаларын кире кайтару белән шөгыльләнәчәге билгеле булды.

Иминият кертемнәре агентлыгы мәгълүматлары буенча, түләүләр 1,66 млрд сум тирәсе булачак. Әлеге максаттан 3,24 мең кертемче мәрәҗәгать итәргә мөмкин. Кертемнәр түләүгә гаризалар һәм кирәкле документлар кабул итү, шулай ук түләүләр 2017 елның 19 апреленнән 2018 елның 19 апреленә кадәр башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев