Саба ТВ

Татарстанның су басу куркынычы булган авылында яшәүче: «Су баскан йортларда, сарайларда балыкларны кул белән җыеп алырлык була» [+фото,видео]

Әлки районының Иске Камка авылында яшәүчеләр язгы су басудан инде март аенда хәстәрен күрә башлаган: баздан бәрәңгеләр чыгарылган, йортлар иминиятләштерелгән, техниканы тау башына менгергәннәр, тавык-чебеш, бозаулар өчен өй чормасында урын булдырганнар, документлар һәм кыйммәтле әйберләр полиэтилен пакетларда саклана.

Язгы ташу галәмәтләрен алар ишетеп түгел, үзләре кичереп белә.
Ел саен Ермак, Кече Чирмешән елгалары ташып, түбәндә урнашкан урамнарга су керә. Узган ялларда кинәт җылытып җибәрү сәбәпле, камкалыларга көймәгә күчәргә туры килгән.
Иске Камка авылына кергәнче үк ургылып аккан Ермак елгасы янында туктадык.



- Үзара салым акчасына авылда 430 метр юл салдырган идек. Елгадан чыга торган күперне ел саен су алып киткәнгә, былтыр көз таш юл ясаттык. Быел су бас­кач, барлык эшләребез дә бушка булды дип курыккан идек. Шөкер, ташу юл өстеннән берничә көн акты да тынды. Ян-якларындагы туфрак ашалса да, ул нык булып чыкты, - дип сөенә Иске Камка авылы башлыгы Фәргать Әкбәров.



Су басуны авыл халкы марттан бирле көтә. Социаль челтәрләрдән, кинәт җылытып, быел 100 елга бер була торган су басулар булачак икән, дигән хәбәрне укыгач, аеруча курыккан алар.

- Безнең авылда 31 йортка су басу куркынычы яный. Аларда 87 кеше яши, шуларның җидесе - 18 яшькәчә балалар. Халык белән саклык чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде. Районның гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән белгечләр килеп, аңлату эшләре уздырдылар. Ул-бу була калса дип, көймәләребез дә әзер, - ди Фәргать абый.



Көймәләрнең кирәге чыккан инде. Безне дә бер урамнан икенчесенә көймәдә чыгардылар.
- Менә шулай ишкәкче булып беттем инде. Елга ташып, юлларны су күмгәч, сөт флягаларын икенче як урамга көймә белән ташыдык. Кешеләрне эшкә, балаларны мәктәпкә озатабыз. Гадәттә, урамнарга кергән су атна буе тора. Ул чакта кешеләр өйләреннән чыга алмый. Һәрберсендә телефон бар. Кирәкле продуктларны, даруларны көймә белән өйләргә таратып йөрибез. Шөкер, быел язгы ташу алай ук зыянлы булмады, - ди Радик абый.

Иң көчле су басуларны 1999, 2010 елларда булды дип хәтерли авыл халкы. Хәер, елга ярындагы кайбер йортларга былтыр да су кергән. Роберт Вәлиуллинның, су кереп, җылылык казаны эштән чыккан.

Йорт иминиятләштерелгән анысы. Су өйгә керсә, аның таушалганын еллар узгач кына сизә башлыйсың. Күңелле нәрсә түгел, әлбәттә. Тик нишләтәсең, аның каравы, бакчаларга су кергәч, дым яхшы саклана, бәрәңгеләр уңа, - дип елмая үзе.

Шунысына игътибар иттек, Иске Камка авылында берәү дә зарланырга яратмый. Әллә язгы ташуларга ияләшкәннәр, әллә үзләре шундый позитив халык, һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә тырышалар.

- Су баскач, болыннар яшәреп китә. Елгаларга балыклар тула. Хәтта су баскан йортларда сарайларда балыкларны кул белән җыеп алырлык була. Яшелчәләр өчен дә файдалы язгы дым, - ди үзләре.



Елгаларның ярларыннан 6,5 метрга җәелүе Иске Камка авылы өчен критик күрсәткеч булып санала. Быел су 5 метр 50 сантиметрга күтәрелгән. Шөкер, ташу йортларга үк керми калган. Дымның җиргә сеңеп баруы, яңгырларның кар катламын акрынлап эретүе, кинәт җылытып җибәрмәү, вакыт-вакыт суык көннәр сак­лану - болар барысы да язгы ташуга ярсырга, елгаларга ярларыннан ташарга ирек бирмәгән. Шулай да табигатькә ышанып булмый. Кама елгасы ярларыннан күтәрелсә, авылдагы сулыкларның ташу куркынычы бар әле.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, республика территориясендәге 42 районга су басу куркынычы яный. Бу зоналарда яшәүчеләрне эвакуацияләү маршрутлары инде күптәннән әзер. Язгы ташу чорында, вакытлыча урнаштыру өчен, 32 меңнән артык кешене сыйдыра алырлык 149 пункт билгеләнгән. Язгы ташуларны стацио­нар гидрологик постта кизү торучылар контрольдә тота.


Равия Кәримуллина, Кукмара районы башлыгы урынбасары:
- Былтыр беренче тапкыр Нурминкә елгасында боз тыгылып, Кукмараның биш йортына су кергән иде. Нократ елгасы буенда урнашкан Любян авылында да 40лап йорт су астында калды. Бу авылдагы дамбаның таушалуына да бәйле. Шул хәлләрдән соң район башлыгы Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. Хәзер дамбаны ныгыту буенча документлар Мәскәүдә карала. Бу хәлләрдән соң, язгы ташулар вакытында халык аеруча саклык чаралары күрә. Районның гадәттән тыш хәлләр комиссия­се даими аңлату эшләре алып бара. Әлеге мәсьәләне район башлыгы үзе дә контрольдә тота. Әлегә Кукмарада су басу куркынычы янамый. Нократ елгасы билгеләнгән тамгадан 750 метрга күтәрелсә, куркыныч булып санала. Былтыр бу күрсәткеч 810 метрга җиткән иде. Быел су бары 400 метрга гына арткан. Шулай да алдан берни әйтеп булмый. Былтыр Лубян авылын су 27 апрельдә басты. 10 майга кадәр кайбер өйләр диңгез өстендә йөзгән кебек торды. Ни хикмәт, күпләрнең өйләрен ташлап китәсе килми. Көймәдә йөриләр. Бюджеттан ел саен су басканда ярдәм күрсәтү өчен акча карала, халыкны эвакуацияләү өчен йортлар һәрчак әзер.

Камил Шәкүров, Яшел Үзән районының Норлат авылы җирле үзидарәсендә әйдәп баручы белгеч:
- Безнең Норлат авылында буа бар. Су басмасын өчен, андагы су күләмен һәрчак контрольдә тотабыз. Быел буаны төзекләндерергә, ныгытырга җыенабыз. Норлат җирлегенә кергән Прибой авылында язгы ташулар вакытында ел саен юллар проблемасы килеп чыга. Прибойда яшәүче 25 кеше ике атна тирәсе авылдан чыга алмый. Алар моңа алдан әзерләнә. Азык запасы әзерли. Табиб чакыртырга туры килсә, берәр нәрсә кирәк булса, телефон аша элемтәгә чыгалар. Андый вакытта ничек тә авылга керү җаен эзлибез. Кызганыч, Әрә елгасы ярыннан ташып акканда, бу авылга берничек тә барып булмый. Юлсызлык проблемасын җыелышларда да күтәрәбез. Бу хакта район җитәкчелеге дә белә. Киләчәктә анда юллар төзелер, проблема уңай хәл ителер дип ышанасы килә. Быел Әрә елгасы артык күтәрелмәде. Прибойдагы пычрак юллар да өч көннән кибәр дип уйлыйбыз.

Айдар Хәлиуллин, Азнакай районы советы аппараты җитәкчесе:
- Быел Азнакайда су баскан авыллар юк. Дөрес, Тымытык авылында Яшьләр урамындагы бер түбә астында урнашкан ике фатирда яшәүчеләр басудан төшкән кар суларыннан азрак зыян күрде. Ташу аларның гаражлары аша узган, базга төшкән. Шөкер, өйләргә кермәгән. Ык елгасы буенда урнашкан унлап авылга аеруча сак булырга туры килә. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе дә ул авылларда кисәтү эшләре алып бара. Иң көчле су басу 2012 елда булган иде. Ул чакта да су йортларга кермәде анысы, ишегалларына кадәр генә җәелде. Халык бу күренешне сокланып күзәткән иде. Быел Ык әллә ни күтәрелмәде. Язгы ташуларны тыныч уздырырбыз дип ышанам.


 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: