Реклама
Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов Тукай районы Мәләкәс авылына концерт белән килә. Артистны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли.
Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистларны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган, дип яза Якты юл.
Артист 17 июнь, шимбәкөнне килә. Концерт 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авылы мәйданында була.
---
Матбугат.ру
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз