Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак

Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.


(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек пакеты алачак. Бу - X5 Retail Group челтәре һәм "Русь" азык-төлек фондының уртак проекты аша гамәлгә куела. Бу хакта бүген "Татар-информ" оештырган матбугат очрашуында билгеле булды.Пенсионерларга азык-төлек пакеты "Мәрхәмәтлелек кәрзине" азык-төлек марафоны кысаларында таратыла. 3 март көнне Казанда X5 Retail Group челтәренә керүче 204 - "Пятерочка", 8 - "Перекресток" һәм 3 "Карусель" кибетендә волонтерлар азык-төлек ярдәме кабул итәчәк. Көндезге 2дән алып, кичке 6га кадәр, теләгән һәркем, аз керемле пенсионерларга ярдәм йөзеннән, продуктлар китерә ала."Бүген Татарстанның өчтән бер халкы өлкән яшьтә", - диде ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. - Өлкән яшьтәге 70 мең кешенең 940ы ялгыз гомер кичерә. Нигездә, алар авылларда яши. Шулай ук эре шәһәрләрдә ялгыз тормыш итүчеләр дә бар. Без һәр елны йорт саен йөреп, алар белән очрашулар үткәрәбез, проблемалары турында сөйләшәбез һәм аларны чишәргә тырышабыз. Бу - дару препаратлары белән тәэмин итүдән башлап, торак мәсьәләләренә кадәр барып тоташа.Министр урынбасары сүзләренчә, республикада аз керемле кешеләр категориясе дә бар һәм алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ."Мондый акцияләр өчен без рәхмәтле генә. Чыннан да, бу ярдәмнәр пенсионерлар өчен бик кирәк. Безнең исәпләүләр буенча, әлеге ярдәмне республиканың аз керемле 2 мең пенсионеры алачак", - диде Юлия Абдреева.Беренче шәһәрара азык-төлек марафоны 2017 елда Мәскәүдә уза, һәм сатып алучылар 30 тонна продукт җыюда үзләреннән өлеш кертә. Алар исә Россиянең 9 өлкәсендәге 15 мең пенсионерга таратыла.

Акциядә катнашу өчен, 3 март көнне, алда санап үтелгән кибетләрдә, тиз бозылмый торган он, шикәр комы, үсемлек мае, консерва кебек азык-төлек алып, касса янындагы зонада эшләүче волонтерга тапшыру сорала.

Волонтер булып катнашу өчен, "Русь" фондына кереп, волонтер булып теркәлергә кирәк.
"Акциядә волонтер булып катнашу өчен нибары дүрт сәгать (14.00-18.00) вакыт җитә. Без казанлыларны шушы марафонга чакырып калабыз. Үзегездән өлеш кертә алмасагыз, волонтер булып хезмәт куярга, мәрхәмәтлелек өләшергә мөмкин", - ди "Русь" фонды идарәчесе Виктория Крисько.

Виктория Крисько сүзләренчә, биш ел эчендә Россия территориясендә 20 млн кг азык-төлек ярдәме җыеп таратылган. Татарстанда әлеге оешма шулай ук 2015 елдан бирле эшли. Компания Татарстанда яшәүче мохтаҗларга 60 тонна продукт җыеп таратуда катнашкан.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/19/158315/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев