Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның 58 фермерлык хуҗалыгына 140 млн сум грант биреләчәк

Грант ияләренең күпчелеге Балык Бистәсе һәм Саба районнарыннан.

(Казань, 11 июль, «Татар-информ»). "ТРда эшен башлаучы фермерларга 2017-2020 елларда ярдәм итү" федераль программасы буенча грантлар өләшүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлау бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грантларның гомуми суммасы 140 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 121,8 млн сум (87 проценты) федераль бюджеттан бүленгән.

Конкурста катнашуга гариза биргән 14 0 хуҗалыкның - 58е (27 районнан) грант иясе булган. Җиңүчеләрнең иң күбе Балык Бистәсе һәм Саба районнарыннан - 6шар хуҗалык.

Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны тормышка ашырачак. Шулай ук 5 проект "яшелчәләр үстерү" юнәлеше буенча тормышка ашырылачак.]

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев