Саба ТВ

Татарстанның 10 егете Президент Полкында хезмәт итәчәк

Язгы чакырылышта Татарстаннан 4000 егет хәрби хезмәткә алыначак. 703 егет ил алдындагы бурычын үти башлаган инде. Бүген тагын 53 кеше солдатка китәчәк. Шуның 10ысы - Мәскәүгә, Президент полкына юл тота.

"2010 елдан бирле Президент Полкы белән эшлибез. Яр Чаллы һәм Казан хәрби комиссариатлары арасында Президент полкы белән шефлык килешүе төзелгән. Бүгенге көнгә анда 220 солдат хезмәт итте. Бу - Кораллы көчләрнең иң элиталы төркеме. Алар Кремль тирәсен, хәтта иң көчле әзерлеклеләре "Билгесез солдат" каберен, Мәңгелек утны саклаячак, - диде Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин.

"Президент полкы"на эләгү өчен таләпләр бик югары. Сәламәтлек торышы турында әйтеп тә тормыйм. Физик, психологик тотрыклылык та тикшерелә. Булачак солдатның тәнендә бер татуировка, шрам эзе булмаска тиеш. Буй озынлыгы исә 175 см дан да ким түгел. Шулай ук әлеге полкка эләгергә теләүченең үзенең дә, туганнарының да бер тапкыр да хөкем ителмәве шарт. Дәрәҗәле полкта хезмәт итәргә теләүче егетнең тәртибе әйбәт, үрнәк, нык гаиләдән булырга тиеш", - дип тә өстәде ул.

Сайлап алуны федераль саклану хезмәте вәкилләре оештыра. Алар ике ай алдан Казан һәм Чаллы хәрби комиссариатлары буйлап йөреп чыккан. Лаеклы дип табылган 25 егеттән бары тик 10 сы гына таләпләр аркылы үтә алган.

Казан егете Альберт Галимов Мәскәүдә Президент полкында хезмәт итәчәк. Ул шатлык хисләреннән бигрәк, өстенә зур җаваплылык төшүен дә белә. Бер ел хезмәт срогы тулгач, ул РФ Федераль тәртип саклау хезмәтенә контракт нигезендә китәргә уйлый.

Татар-информ

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: