Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты ялга җыенучыларга киңәшләр бирде

Республикада чит ил курортларына альтернатива булырдай яхшы урыннар күп, дип саный Иванов.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Коронавирус таралу сәбәпле, республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ялга җыенучыларны чит ил урынына Татарстанда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Хәзер чит илгә ял тәкъдим итү бик катлаулы, Мин Татарстанда ял итәргә киңәш итәм. Бездә яхшы, кызыклы һәм матур урыннар күп, шуңа күрә Татарстанда ял итегез», — диде Иванов «Татар-информ» корреспондентының соравына җавап биреп.

 

Аның сүзләренчә, хәзер бөтен дөньяда туризм тармагы коронавирус аркасында зыян күрә һәм зур югалтулар кичерә. Якын арада республика ягыннан туристлык компанияләренә дәүләт ярдәменең мөмкин булган чараларын табу планлаштырыла.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иранга юлламалар сатуны тыю турында искәртүен хәбәр иткән иде.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев