Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән 91 педагогы грантка ия булды

Җиңүчеләрне, документларны тикшергәннән соң, махсус комиссия билгеләде.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Республиканың илкүләм олимпиадаларда призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән 91 мәгариф хезмәткәре Мәгариф министрлыгының грантына ия булды. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытыла торган предметлардан Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән укытучыларга грантлар бирә. ТР Мәгариф министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, 2018 елның апрель аенда грантлар бирү буенча республика эксперт комиссиясе булдырылды. Комиссия грантка дәгъва кылучыларның документларын тикшерде.

Конкурс нигезендә сайлап алу буенча, ТР Мәгариф министрлыгы боерыгы буенча 91 мәгариф хезмәткәре Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен грантка ия булды.

 

 

Фото: mon.tatarstan.ru/ архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев