Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның мәдәният отличнигы, бик күп күкрәк билгеләре һәм лауреатлар иясе Рәйсә апа Имамиева үзенең 80 яшен билгели

Ул – фольклор галиме. Талантлы композитор. Милли өмет учагын саклаучы зыялы шәхес. Якташыбыз, мәдәният хезмәтенә 50 ел гомерен биргән, шул дәвер эчендә бик күп җырлар, шигырь, поэма, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән Рәйсә Билал кызы Имамиева турында бу сүзләрне республикабызның танылган композиторлары, язучы-галимнәре әйтә.

Ул – фольклор галиме. Талантлы композитор. Милли өмет учагын саклаучы зыялы шәхес. Якташыбыз, мәдәният хезмәтенә 50 ел гомерен биргән,  шул дәвер эчендә бик күп җырлар, шигырь, поэма, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән Рәйсә Билал кызы Имамиева турында бу сүзләрне республикабызның танылган композиторлары, язучы-галимнәре әйтә. Ул чыннан да мондый бәяләүгә бик лаеклы шәхес. Милли гореф-гадәтләрне кайтаруда, барлауда һәм саклауда аның өлеше гаять зур. Бу көннәрдә ул үзенең 80 яшен билгели.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның мәдәният отличнигы, бик күп күкрәк билгеләре һәм лауреатлар иясе Рәйсә апа Имамиеваның үз гомерендә алган мактаулы исемнәре санап бетергесез. Алар озын, катлаулы иҗат юлында тир түгеп, бөтен сәләтен эшкә җигеп яуланган хезмәт һәм хөрмәт җимешләре. Район үзәк китапханәсе аның 80 яшенә “Яралы сандугач” дип исемләнгән иҗат кичәсе уздырды.

Рәйсә имамиева китапханә каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары” клубының шушы көнгә кадәр актив әгъзасы. Аны тәбрикләргә клубка йөрүче үзешчән шагыйрь-язучылар да килгән иде

Бәйрәм кичәсе районыбызның һәвәскәр җырчылары, Рәйсә Имамиева белән бергә эшләгән мәдәният йорты хезмәткәрләре, 30 елҗитәкләгән Нәүрүз фольклор коллективы башкаруында аның төрле елларда иҗат иткән халыкчан җырлары яңгырады.

Реклама

Рәйсә Имамиева күпкырлы талант – шигырь-җырларны язып кына калмый үзе үк оста итеп башкара да, уен коралларында сыздырып уйный. Оештыру сәләте дә искиткеч зур. Ул оештырган “Нәүрүз” халык фольклор коллективы, әйтик, республикада гына түгел,  Россия күләмендә дә танылды. Иҗат иткән җырларын исә үзешчәннәр генә түгел, танылган җырчылар да башкара. 5 ел элек “Гөлбакча” дигән ретро җырлар башкаручы ансамбль дә оештыра.  

Ул һәрвакыт эзләнүдә, күңеле иҗатсыз яши алмый. Шуңа күрәдер дә, йөрәгендә туган шигырь-поэмалары, җыр-бәетләре, такмак-уен-сценарийлары инде җыентыкларга тупланырлык язылган. Бүгенге көндә 6 китабы дөнья күргән. 7 нчесе әзерләнү "стадиясе"ндә. Рухи азык булып торучы мәдәни мирасыбызны саклауда зур көч куйган Рәйсә апа Имамиевага киләчәктә дә армый-талмый эшләргә, уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Фотоларны карарга бас: http://saba-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев