Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстаннан "Миссис Россия Planet-2020" үз хыялын сәхнәдә тормышка ашырган

Роза Булатова яшь әниләргә ни өчен матурлык бәйгеләрендә катнашу ошаганын сөйләде.

«Татарстанның I Вице-Миссы-2020» һәм «Миссис Россия Planet-2020» титулларына ия булган Татарстаннан Роза Булатова матурлык бәйгеләре ярдәмендә үз хыялларын тормышка ашыра алган. Бу хакта ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«Бу конкурслар хатын-кызларга ачылырга ярдәм итә. Әйтик, „Миссис Татарстан“ конкурсы киңлегендә мин күптәнге хыялымны тормышка ашырдым — биергә. Мин сәхнәгә чыгып биедем. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки ике кыз тәрбиялим һәм алар әниләренең ничек ачылуын һәм тормышта үз-үзен ничек позицияләвен күрә. Бу үзеңә җитди чакыру, һәм мондый конкурсларда катнашкан һәр хатын-кыз - җиңүче", - диде спикер.

Роза Булатовага хәзер 39 яшь. 10 елдан артык ул телевидениедә эшләгән, карьерасын мәгълүмат хезмәте корреспонденты һәм яңалыклар алып баручы буларак башлаган. Берничә ел «Татмедиа»ның Яшел Үзәндә филиалы баш мөхәррире булган, хәзер ТНВ "Яңа гасыр" телеканалында эшли. Озак вакытлы декрет ялында ул социаль психолог һөнәрен үзләштергән һәм хәзер хатын-кызлар өчен тренинглар үткәрә.

Фото: Рамиль Гали

Наталья Рыбакова

Чыганак: tatar-inform.ru

Наталья Рыбакова

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/tatarstannan-missis-rossiya-planet-2020-z-khyyalyn-skhnd-tormyshka-ashyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев