Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанлы Раил Нургалиев - Әстерханда узган федераль Сабан туе- 2017 Батыры

Милли көрәш буенча Әстерханда төп бүләкләрне ике татарстанлы һәм бер әстерханлы алды.

(Әстерхан, 13 май, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). Әстерханның федераль Сабан туе-2017 уза торган «Волгарь» үзәк стадионында татар милли көрәш буенча ярышлар тәмамланды. Уеннар яшь буенча өч төркем һәм берничә авырлык категориясе буенча узды.

Әстерхан федераль Сабан туеның абсолют батыры булып 31 яшьлек татарстанлы Раил Нургалиев калды. 180 сантиметр буе һәм 100 килограмм авырлыгы белән ул - билбау көрәше буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, Татарстан, Россия һәм Европаның күп тапкыр чемпионы булган спортчы.

Раил Нургалиев сүзләренчә, ярышлар алдыннан ул, чын татар кешесе буларак, дога кыла. Ул Батыр - яхшы кеше булырга, дусларын хөрмәт итәргә тиеш, дип саный.

Әстерхан батырының төп шөгыле - автомобиль йөртү. Бүген ул төп бүләк - «Фольксваген Поло» автомобиленә лаек булды.

Икенче урынны әстерханлы Али Асанов яулады. Өченче урын Татарстан көрәшчесенә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев