Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстандагы бер авылда ир үз хатынын кыйнап үтергән

Табын янында утырганда талаш килеп чыга.

Аксубай районының Яңа Илдерәк авылында бер ир-ат үз хатынын үтергәнче кыйнап ташлаган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

7 октябрьдә 39 яшьлек хатын үлеме турында полициягә хәбәр килә. Хатынны кыйнауда шикләнеп аның 42 яшьлек ирен тоткарлыйлар. Бу ир-ат моңарчы да хөкем ителгән була.

Фаҗиганең ничек килеп чыкканын ир үзе сөйләгән. Табын артында утырганда көнчелек аркасында талаш чыга. Бәхәсне ир-ат үзенчә хәл итә: хатынга йодрыклары белән ташлана. Ул хатынының төрле урыннарына суга.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, кыйналган хатын урында ук җан бирә.

Хатынын үтергәнче кыйнаган ирне 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

 

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев