Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда йөз яшьтән өлкәннәр арасында хатын-кызлар ир-атлардан җиде тапкыр артык

Республиканың иң өлкән кешесенә 108 яшь, ул Спас районында яши.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда йөз яшьтән өлкәнрәк 24 ир-ат һәм 163 хатын-кыз яши. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Татарстанда ел саен озак яшәүче кешеләр саны арта. Быел йөз яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 187гә җитте. Өч ел элек озак яшәүчеләрең саны 170 иде», — диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, республикада гомер озынлыгы соңгы алты елда ике яшькә артып, уртача 75 яшьтән узган. Россия буенча гомер озынлыгы уртача 73 яшьтән артык. Ул 2030 елга хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 87 процентын 65 яшьтән узганнар тәшкил итәчәген фаразлады.

«Олы яшьтәге кешеләр саны арту безнең алда яңа бурычлар куя. Без яңа төрле социаль яклау, медицина ярдәме системаларын булдырырга тиеш», — дип аңлатты Эльмира Зарипова.

Реклама

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин Татарстанның иң өлкән – 108 яшьлек кешесе Спас районында яшәвен әйтте. Татарстанда 107 яшьлек дүрт кеше яши. Аларның икесе Яшел Үзән районында тора. Мөслим һәм Әлмәт районнарында 107 яшьлек берәр кеше тормыш итә.

 

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев