Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда юл һәлакәтенә очраган кызның кулын табиблар кыйпылчыклап җыйган

Берничә көн элек Чаллыда чактан гына төзәтелмәслек фаҗигага алып килмәгән юл һәлакәте булган. Юл аша чыгып барганда, 10 яшьлек кыз баланы "КамАЗ" машинасы бәрдереп киткән. Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары аның кулын саклап калыр өчен өч сәгатьтән артык көрәшкән. "Челнинские известия" газетасы язганча, уникаль операцияне әлеге хастаханәнең баш табибы...

Берничә көн элек Чаллыда чактан гына төзәтелмәслек фаҗигага алып килмәгән юл һәлакәте булган. Юл аша чыгып барганда, 10 яшьлек кыз баланы "КамАЗ" машинасы бәрдереп киткән. Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары аның кулын саклап калыр өчен өч сәгатьтән артык көрәшкән.

"Челнинские известия" газетасы язганча, уникаль операцияне әлеге хастаханәнең баш табибы Рәмис Якупов ясаган. Бирегә алып килгәндә кыз баланың хәле бик авыр булган. Табиблар әйтүенчә, зур йөк машинасы баланың кулыннан чыккан. Аны саклап калыр өчен, хирургларга кулның бик вак кан тамырларын һәм юка гына нерваларын тегәргә туры килгән.

- Операциягә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре генә түгел, Кама балалар медицина үзәге хирурглары, травматологлары һәм нейрохирурглары да җәлеп ителде, - дип хәбәр итә хастаханәнең баш табибы урынбасары Резидә Кәримова.

Әйтергә кирәк, мондый катлаулы операция Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә беренче тапкыр ясалган. Икенче көнне инде яшүсмер кулын кыймылтада алган. Хәзерге вакытта авыру Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерелгән. Табиблар әйтүченчә, аңа хәзер авыр тернәкләнү чорын узарга кирәк. Киләчәктә кул тулы көченә эшли алачакмы, юкмы - анысы турында да бераз вакыт узгач, чукларга "җан кер"гәч кенә әйтеп булачак.

Сүз уңаеннан, Рәмис Якупов быел Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендәге хезмәттәшләре белән бергә "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә "Уникаль очрак" номинациясендә җиңү яулаган иде. Ул вакытта да алар юл һәлакәтенә эләккән Чаллы кешесен коткарып калганнар иде. Моннан тыш, шушы көннәрдә хастаханә ашыгыч һәм планлы рәвештә ярдәм күрсәтү буенча Россиянең иң яхшы клиникаларының берсе дип танылган. Кан тамырлары белән бәйле 700-999 операция ясый торган клиникалар исемлегендә дә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе дүртенче урында тора.


http://www.tulachi.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев