Саба ТВ

Татарстанда югалган малайны водолазлар эзли [+фото, видео]

1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан алган мәгълүматы буенча 15 мартта өйдән чыгып китеп югалган яшүсмер Илназ Шибаевны берничә көн инде Казма авылы янында, Зөя елгасында водолазлар эзли. "Буа дулкыннары" телерадио компаниясенең төшерү төркеме бу моментларны төшереп, водолазлар белән аралашып кайткан.

-Су астында караңгы, агым тиз, эзләү кыен шартларда алып барыла, - диләр алар.

Милли гвардия хезмәткәрләре килеп территорияне өстән коптер ярдәмендә төшереп йөрделәр. Кызганычка каршы, әлегә эзләүләр нәтиҗә бирмәде, дип яза "Байрак".

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


  • _____________________________________________________
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: