Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда йөрәк авыруыннан интегүчеләр хастаханәгә сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлаган

Табиблар әйтүенчә, йөрәк авыруларын өй шартларында дәвалап булмый.

Татарстанда йөрәк авыруыннан кешеләр, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркып, хастаханәләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-кардиологы, Казандагы 7нче хастаханәнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Пациентлар хастаханәгә барудан баш тартуны изоляция шартларында өйдә калырга теләүләре белән аңлата. Шунысы кызганыч, без бүген медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең кимүен күзәтәбез. Узган еллардагы статистикадан күренгәнчә, кискен коронар синдром диагнозы куелган пациентлар күбрәк булырга тиеш», - дип искәртте спикер.

Ким сүзләренчә, инфарктны өй шартларында дәвалап булмый. Шулай булгач, медицина ярдәменнән баш тарту дөрес карар түгел. Пандемиягә карамастан, Татарстан хастаханәләрендә йөрәк авырулы кешеләр өчен урыннар кимемәде.

Ашыгыч ярдәм машиналары һәм хастаханәләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда пациентларның очраклы рәвештә коронавирус инфекциясе йоктыруына юл куелмаячак, диде Ким.

Реклама

 

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев