Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда өйдән чыгу өчен пропусклар системасында яңа максат барлыкка килде

Татарстан Министрлар Кабинеты коронавирустан саклану өчен чаралар турындагы постановлениега өстәмәләр кертте.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа постановлениега имза куйды. Аның буенча өйдән чыгу өчен пропусклар системасына 30 апрельдән башлап яңа максат өстәлә. Бу документ Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.

«[…] түбәндәге эчтәлектәге 12 нче өстәмә кертергә: «12) физик культура\спорт белән ачык һавада шөгыльләнү өчен», диелә документта.

Цифрлы пропускны https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштереп була. Ул көненә бер тапкыр, иртәнге 5тән 7гә кадәрге аралыкта бирелә. Бу пропускны шәхси кабинетта гына алып була.



Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев