Реклама
15 гыйнвардан республикада яшәүчеләргә эш стажын раслау өчен белешмә алу турында гариза тапшыру мөмкинлеге бирелде.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 15 гыйнвардан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«15 гыйнвардан дәүләт архивыннан белешмә алу турында гариза тапшырырга мөмкин. Белешмәләр ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон документ рәвешендә гариза тапшырганнан соң 21 эш көне дәвамында бирелә. Кирәк булган очракта бу вакыт озайтылырга да мөмкин», - дип искәртте министр.
Тимур Зарипов әйтүенчә, гариза тапшыру өчен универсаль парольне (ЕСИА) күрсәтергә кирәк. ЕСИА «Шәхси кабинет»ын теләсә кайсы Күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин. Киләчәктә дәүләт архивы дәүләт хезмәтләре порталында башка төр белешмәләр дә бирәчәк.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз