Саба ТВ

Татарстанда яшәүче иң карт ир-атка – 108, ә иң өлкән хатын-кызга – 107 яшь

Календарьда 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча өлкәннәр декадасы кысаларында республикада төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, өлкән яшьтәгеләр янына интернат-йортларга бару, аларга төрле концерт программалары кую, Бөек Ватан сугышында катнашкан 90 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарга Россия Федерациясе Президентының котлауларын җиткерү, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә...

Шулай ук матди, социаль-көнкүреш, медицина-социаль, психологик һәм башка төр ярдәмнәр күрсәтү буенча чаралар үткәрү, өлкән яшьтәге гражданнар катнашында физкультура-савыктыру һәм спорт чаралары оештыру, өлкән яшьтәге кешеләрне Өченче буын университеты программалары буенча укыту чаралары, азык-төлек ярминкәләре оештыру каралган. Моннан тыш, бу көннәрдә өлкәннәргә мунча, чәчтараш, аяк киемен ремонтлау һәм башка хезмәтләр буенча ташламалар да каралган иде. Музей, концертларга һәм төрле чараларга бушлай керү мөмкинлеге дә бирелә. Өлкәннәр декадасы кысаларында, өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәмнәр дә күрсәтеләчәк.

Бүген Татарстанда 943 мең пенсия яшендәге кеше яши, шуларның 169ы 100 яшь чиген узган. Аларның 18е - ир-ат, 151е -хатын-кыз. Иң карт ир-ат Игорь Протопоповка - 108 яшь, ул Яшел Үзән районында яши. Иң өлкән хатын-кыз - Казанда яшәүче Мәрьям Закирова. Аңа - 107 яшь.

- Республиканың барлык социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Беренче урында - өлкәннәргә өй шартларында уңайлы мохит тудыру. Үзен мөстәкыйль рәвештә карый алмаган 1800дән артык татарстанлы бүген интернат-йортларда тора. «Безнең кадерле ветеран» Партия проекты кысаларында, учреждениеләрдә кунак бүлмәләре җиһазландырылды, - диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Министр әйтүе буенча, социаль хезмәт күрсәтү формалары белән беррәттән, яңа юнәлешләр дә барлыкка килә. Мәсәлән, агымдагы елда «Өлкән кешене гаиләгә алу» пилот проекты старт алды. Бүгенге көндә 36 тәрбиягә алган гаилә бар, әлеге гаиләләр карамагында - 36 өлкән яшьтәге граждан, шуларның 10сы - I төркем инвалид, 8е - II төркем инвалид, 3се - III төркем инвалид һәм инвалидлыгы булмаган 15 пенсионер.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда уртача гомер озынлыгы арткан. 2012 елда ул 71,8 яшь булса, 2017 елда исә 73,6 яшьне тәшкил итә.

Статистика фаразларына карасаң, 2030 елга Татарстанда өлкәннәр саны 18 процентка артачак. Бу - Россиядәге демографик процесслар белән аңлатыла.

http://shahrikazan.com

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: