Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда яшәүче 72 мең пенсионерның пенсияләренә социаль өстәмә түләү кабат исәпләнде

Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.

Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.

Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.

 

* * *

2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә  социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да  индексацияләнгәннән соң  үзгәрешсез кала.

Реклама

Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез  башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.

 

Фото: https://build-experts.ru

 

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев