Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда яшь гаиләнең гомере фаҗигале өзелгән: аларны коткарырга баручы “Ашыгыч ярдәм” дә һәлакәткә тарый [+фото]

30 сентябрьдә төнлә "Казан - Оренбург" юлының 209 нчы чакрымда 27 яшьлек йөртүче иткән "Volkswagen Polo" машинасы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, "КАМАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән.

"Татар-информ" язып узганча, юл-транспорт һәлакәте аркасында, җиңел машинадагылар алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Алар Яшел Үзән районыннан яшь гаилә пары булган. Бу хакта "Вести КамАЗа" хәбәр итә.
Һәлакәт шаһитларының берсе Марсель Абдуллин фаҗигане болайрак тасвирлаган: "Берәү дә беркемне дә узарга тырышмады. Бары каршы якка чыкты ул - әллә йоклап киткән, әллә телефон игътибарын алган... "КАМАЗ" бәрелешүдән читкә китәргә тырышып, уңга борды, әмма... Куркыныч күренеш, машинаның түбәсен алып атты. Җиңел машинаның арттагы номерына кәгазь белән капланган иде. Бәлки еш кугандыр ул..."
Сүз уңаеннан, ярдәмгә баручы "Ашыгыч ярдәм" машинасы да һәлакәткә тарыган. Машина тимер юл аркылы чыкканда конструкцияләренә эләгеп, ике тәгәрмәчен тишкән.
---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев