Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда япь-яшь кызның гомере фаҗигале рәвештә өзелгән: исерек булган дип фаразлана [+фото]

Түбән Кама районының Кичуй елгасында 17 яшьлек кыз суга батып үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр миистрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдагы көнне төнлә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Кичуй елгасында яшь кыз батканлыгы турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйганы шаһитләр елга аша салынган күпердән күреп алган. 17 яшьлек кыз очрашып йөргән егете белән ачуланышкан һәм аның яныннан китеп барган.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән полиция хезмәткәрләре кызның исерек хәлдә булганлыгын ачыклаган. Ул күпердән елгага ташланган, егете коткарырга теләп, аның артыннан сикергән. Егет ярга чыккан, ә кызны таба алмаган, дип яза «Татар-информ».

Урынга килгән Әлмәт районының 7 нче зона эзләү-коткару төркеме кызның гәүдәсен ярдан ике метр ераклыкта табып алган.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев