Саба ТВ

Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы саклана

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе ял көннәрендә антициклон йогынтысында аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 декабрьдә, республика территориясендә элеккечә үк явым-төшем күзәтелми.   Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил була, вакыты белән көчәя. Юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар төнлә һава температурасы -13тән -18 градуска кадәр, аязган вакытта 20дән 25 градуска кадәр салкын булачак, дип искәртә. Көндез 7-12 градус салкын көтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 14 һәм 15 декабрьдә төбәктә явым-төшемсез салкын һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -13, -18 градус (аязган вакытта -23 градуска кадәр), көндез -8дән -13 градуска кадәр була.

Элегрәк «Татар-информ» быел Россия халкын кышын алмашынучан һава торышы көтә, дип хәбәр иткән иде.
 

Фото: архив/Владимир Васильев

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: