Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган

Авырган 28 кешенең сигезен хастаханәгә салганнар, 20 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 17 август, «Татар-информ). 17 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авырган 28 кешенең сигезен хастаханәгә салганнар, 20 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:

18 яшькә кадәр — 1 кеше; 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 11 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 5 кеше; 70-80 яшь — 1 кеше.

Казанда Covid-19 диагнозы 23 кеше куелган, Алабуга һәм Менделеевск районнарында берәр һәм Яшел Үзән районында өч кеше авырган.

Шулай итеп, республикада коронавирус белән авыруның 6103 очрагы теркәлгән. Барлыгы 4929 кеше савыккан, шул исәптән, дүртесе узган тәүлектә сәламәтләнгән.
 

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев