Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан бирле 3 млн тонна ашлык суктырылган

Республика буенча бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы бүгенгә гектарыннан 30,3 центнер тәшкил итә.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2019 елгы урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 3 млн 077,1 мең тонна ашлык суктырылган. 1 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 017,0 мең гектар мәйданнан җыелган. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шул исәптән язгы бодай – 449 мең тонна, көзге бодай – 771,6 мең тонна, арпа 1 млн 348,6 мең тонна суктырылган. Республика буенча бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы бүгенгә гектарыннан 30,3 центнер тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 4,2 центнерга артык.

Шикәр чөгендере 16 муниципаль район кырларында утыртылган. Аларның дүртесендә - Зәй, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында татлы тамыр җыю эшләре бара. 1 сентябрьгә шикәр чөгендере 2,1 мең гектардан (фаразга карата 3,2 процент) алынган, 86,2 мең тонна җыелган. Әлеге культураның бер гектарыннан 415 центнер уңыш алынган. Узган ел шушы вакытта 402,5 центнерны тәшкил иткән булган.

Арча һәм Чирмешән районнарында рапс җыюга керештеләр. Беренчесендә бу майлы культура 210 гектарда җыелган. 250 тонна рапс суктырылган. Гектарыннан11,9 центнер уңыш алынган. Чирмешән районында 400 гектарда эшләр башкарылган. 250 тонна рапс суктырылган һәм гектарыннан 13,0 центнер уңыш чыккан.

Республикада урып-җыю белән беррәттән көзге культуралар чәчү бара. Бүгенге көндә көзге чәчү 312,1 мең гектарда башкарылган. Ягъни бу көзге культуралар өчен билгеләнгән мәйданнарның 57,7 проценты. Шул ук вакытта көзге бодай – 208 мең гектарда, көзге арыш 100,7 мең гектарда чәчелгән, диелә хәбәрдә.
 

 

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев