Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда укучыларга кыска видеороликлар форматында туган якны тәкъдир итәргә чакыралар.

«Моя большая малая родина» дип аталган бәйге 15 марттан 10 майга кадәр дәвам итә. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы — Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты һәм «Миллиард. Татар» интернет-порталы редакциясе белән берлектә үткәрелә.

 «Конкурста катнашу аша патриотизм, кече ватан тарихы белән кызыксыну тәрбияләү, укучыларны иҗади потенциалын үстерүгә инновацион, стандарт булмаган алымнарны мөстәкыйль эзләүгә стимуллаштырырга омтылабыз. Шул ук вакытта яшьләрдә шортс (кыска видеороликлар) жанрының популярлыгы һәм тиз таралуы исәпкә алынган. Мондый видеоматериалларны әзерләү һәм төшерү укучыларга Россия халыкларының тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен алга таба өйрәнүгә этәргеч бирәчәгәнә өметләнәбез», — дип белдерде матбугат конференциясендә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

Бәйгедә Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче мәктәп укучылары катнаша ала. Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә: 11-14 һәм 15-18 яшьләр. Ул 3 номинациядә уза: «Туган як», «Каһарман» һәм «Безнеке». Бер минутлык кыска видеоларны (шортс) 10 майга кадәр tatarica. enc@yandex. ru почтасына «Shorts» сүзе һәм анкета белән җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев