Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда тол хатыннан сигез миллион таләп иткәннәр

Мирас алган хатынга иренең әҗәте бар дип ялган расписка күрсәткәннәр.

Татарстанда тол хатыннан, мәрхүм иренең әҗәте дип, 8 миллион сум акча таләп иткәннәр. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итте.

Җинаятьтә гаепләнүче дүрт кеше әҗәт турында ялган расписка ясаткан һәм юрист яллаган. Хәзерге вакытта алар мошшениклык, афераны җиңеләйтү өчен ялган документлар ясау, ату коралын законсыз сатып алу, йөртү, саклау маддәләре буенча гаепләнә.

2017 елның 15 августында ясатылган ялган распискада әҗәт 2013 елның 24 октябрендә алынды дип язылган. Расписка буенча Казан хатынының мәрхүм ире 8 миллион сум әҗәтне ике елга 24 процент итеп алган булып чыга. Чынлыкта исә бу кешеләр хәтта таныш та булмаган. 

Ире үлгәч, тол калган хатынга мирас күчкән. Мошенниклар исә ялган расписка буенча шул мирастан әҗәт талап алыр өчен эшкә керешкән. Бу эш белән ялланган юрист шөгыльләнә башлаган.

Нәтиҗәдә аларны хокук саклау органнары тоткарлаган. Бу кешеләр үз гаебен тулысынча таныган. Аларның өчесе өй арестында, берсен сак астына алганнар.

Җинаять эшен Мәскәү районы судына тапшырганнар.

Фото: pixabay.com

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев