Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы теркәлгән

Республикада яңа коронавирус авыруын барлыгы 4 мең 191 кеше йоктырган.

Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада авыруның барлыгы 4 мең 191 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Авырулар санының күрсәткече 100 мең кешегә 106,8 кеше тәшкил итә, соңгы тәүлек эчендә үсеш темпы 1 процент тәшкил итте», — диде Авдонина.

Татарстанда барлыгы 1 мең 576 граждан медицина күзәтүе астында тора. Изоляциядә — соңгы 14 көндә чит илләрдән килгән 359 кеше.

 

фото Рамиль Гали

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев