Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда тәүлек эчендә 100дән артык кеше Covid-19 белән зарарланган

Бөтен вакыт эчендә яңа коронавирус диагнозы 1310 татарстанлыда расланган.

Татарстанда тәүлек эчендә 102 яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«10 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 92 кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы, шуңа күрә алар өйдә дәвалана», — диде Галимова. 

Ул ачыклаганча, 101 кеше башка авырулар белән элемтәгә керүдән зарарланган. Чир йоктыручылар арасында 18 яшьтән алып 30 яшькәчә - 40 кеше, шулай ук 30дан 50 яшькә кадәр 23 кеше бар.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган — 75 кеше. Яшел Үзән районында - 6 кеше. Буа, Биектау, Апас, Саба районнарында чир йоктырган өчәр кеше ачыкланган. Арча һәм Лаеш районнарында чир йоктырган икешәр кеше теркәлгән. Кукмара, Нурлат, Югары Ослан, Питрәч районнарында һәм Чаллыда берәр зарарлану очраклары бар.

Диагностика барышында барлыгы Covid-19 авыруы 1310 кешедә расланган, стационарда 395 кеше дәвалана, шуларның дүртесе — ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Бөтен вакыт эчендә 184 пациент савыккан, шул исәптән 20се - узган тәүлектә.

 

 

Реклама

Татарстанда коронавируслы дүртенче кеше үлгән.

Чаллы кешесендә йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.

Бүген Татарстанда коронавирустан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итте.

«5 майда Чаллы шәһәренең 1969 елда туган кешесе вафат булды», — дип сөйләде Галимова.

Ир-ат 19 апрельдә Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә, ике көннән соң, 21 апрельдә, «яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС» диагнозы белән икенче шәһәр хастаханәсе стационарына керә.

Пациент 25 апрельдән ИВЛ – үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Аңарда йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган дип билгеләнә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев