Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда телләр турындагы дәүләт программасын 2022 елга кадәр озайттылар

Программа 1,3 млн сумга финанслана.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Республикада “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын 2022 елга кадәр озайттылар. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

“2014-2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында дәүләт программасын раслау турындагы” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.10.2013 елгы № 794 карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: атамадагы “2014-2022” саннарын; 1 пункттагы “2014-2021” саннарын “2014 – 2022” саннарына үзгәртергә”, - диелә документта.

Программа өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән финансларның гомуми күләме 1,3 млн сум.

Дәүләт программасының максаты – татар, рус һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру.

 

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев