Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда тау шуу фаҗига белән тәмамланган: ир һәм бала хастаханә, әниләре үлгән

Буа районында гаилә таудан чана шуганда бәрелеп, нык имгәнгән. Бу турыда Тәтеш районы газетасы язган. "Татар-информ"га билгеле булганча, фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан. Яшь гаилә Буадан авылга ял итәргә кайткан. Көндез алар таудан чана шуарга киткән. Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да...

Буа районында гаилә таудан чана шуганда бәрелеп, нык имгәнгән. Бу турыда Тәтеш районы газетасы язган.

"Татар-информ"га билгеле булганча, фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан. Яшь гаилә Буадан авылга ял итәргә кайткан. Көндез алар таудан чана шуарга киткән.
Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.
Җиде яшьлек кызны табиблар тикшергәннән соң, Казан хастаханәсенә озатканнар. Анда аңа операция ясаганнар. Ир-ат хирургия бүлегендә дәвалана.
Яшь хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган. Ул берничә көн реанимациядә яткан. Табиблар атнадан артык яшь ана гомере өчен көрәшкән. Туганнары социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, аны коткарып кала алмаганнар. Хатын үлгән. Ире белән җиде яшьлек кызы әле һаман хастаханәдә дәвалана.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев