Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда татар теле укытучысына ишек алды себерергә тәкъдим ителүгә аңлатма бирелде

Татарстанда татар теле укытучысына ишек алды себерергә тәкъдим ителүгә аңлатма бирелде

Хәзерге вакытта республиканың барлык мәктәпләрендә уку планнары үзгәрүгә карамастан, укытучыларны эш урыннарында саклау буенча җентекле эш бара. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан җиткерделәр.

Кичә иртән социаль челтәрләрдә Казандагы 170 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Һадиуллинага мәктәп директоры Марина Дергунованың вакантлы вазифа - урам себерүче урынын тәкъдим итү хәбәре таралган иде, дип яза Татар-информ.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында педагогларга сәгатьләр җитмәгәндә башка вакантлы урыннар тәкъдим ителүе, аларны өйрәтү-укыту булачагын аңлаттылар.
"Әлеге белдерү, барыннан да бигрәк, 170 нче мәктәп директоры М. Дергунованың профессиональ дәрәҗәсе һәм компетентлылыгының нинди булуы турында сөйли. Министрлык учредительгә Казандагы 170 нче мәктәп директорына карата, үз хезмәткәрләренә профессиональ мөнәсәбәттә булмаганга, дисциплинар чара күрүне тәкъдим итә", - дип аңлатма бирделәр министрлыкта әлеге күренешкә карата.
Татар-информ.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев